Бүген районыбыз басуларында күбесенчә чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәш алып барыла, чәчелгән игеннәр тамырдан тукландырыла.
Уҗым культуралары басуларын күзгә күренеп чүп үләннәр баса. Аларга каршы кичекмәстән туфракны гербицид белән эшкәртү зарур. Кукуруз һәм көнбагыш басулары да гербицид белән эшкәртелә, һәм шуның артыннан ук тырмалау үткәрелә. Арпа, борчак басулары уңышына да корткычлар яный. Һәр хуҗалыкта әлегә кырларда иртәнге якта һәм кичен корткычларга каршы препаратлар сиптерелергә тиеш.
“Кызыл Шәрык-Агро” отрядларында һәр таңда 11 агрегат кырларны эшкәртергә чыга, “Хузангай” кооперативында 6 агрегат һәр көнне эштә, “Яшь көч”, “Түбән Кәчи” хуҗалыкларында берәр сиптерү агрегаты эшли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы көрәшне көчәйтергә чакыра. Югыйсә кадерле вакытның кулдан ычкынуы бар. Дөрес, көннәрнең суытып торуы корткычларны берникадәр тыелдырды.
“Хузангай” кооперативы сабан культураларын чәчүне инде төгәлләргә җыена. Биредә уҗым культураларын (барлыгы 3300 гектарда) ашлама белән ике кат тукландырырга да өлгергәннәр.
Район игенчеләре бүген бар көчне кукуруз, көнбагыш һәм рапс чәчүгә юнәлдерәләр. Якындагы 1-2 көндә бу культураларны тулысынча чәчеп чыгарга ниятләре.
20 майга чаклы азык хәзерләү техникасын тулысынча әзерлек сызыгына кую бурычы тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре 21-26 май көннәрендә хуҗалыкларда булып, әлеге техниканың төзеклегенә, әзерлегенә бәя бирергә планлаштыралар.