Суны сарф иткән өчен – 2000 сум

2012 елның 18 мае, җомга

Бу мөһим мәсьәләгә җитәкчелек тарафыннан даими игътибар бирелә: искергән суүткәргечләр алыштырыла, башнялар ремонтлана, су скважиналары казыла. Ләкин, бигрәк тә җәй айларында, кайбер урамнарга су барып җитмәгән, өйләрдә тәүлекнең кайбер сәгатьләрендә краннардан су таммаган очраклар еш була.

Әйе, авыл зурайды, су башняларының санын арттырырга кирәк. Һәм бу эш эшләнә дә. Әйтик, соңгы 2-3 елда берничә скважина казылып, яңа башнялар куелды, бу район үзәгенең көньяк-кончыгыш өлешен су белән тәэмин итүне яхшыртты. Быел да геодезия эшләре алып барыла, җир астындагы су чыганакларын табып, скважиналар бораулана.

Шулай да хәзерге вакытта Базарлы Матакның Маклашевка дип телгә кергән өлешендә чиста су белән әледән-әле өзеклекләр чыгып тора. Бу урында шуны әйтәсе килә: хәлне аңлап, суны чамалап кына тотасы урынга, кайберәүләр бакчаларына, агач төпләренә сәгатәләр буе су агызып торалар. Моның үсемлекләр өчен файдасы шул кадәрле генә, ә күршеләр сусыз тилмерә. Бигрәк тә өйләре өстәрәк урнашканнарга җитми су. Бу хәл башнялар тулып, су насослары эшләп торганда да күзәтелә, чөнки, әйткәнемчә, күршеләре турында уйлап та карамыйча, бары үзләрен генә кайгыртучылар да очрый шул бездә.

Су – һәркөнне, һәр сәгатьтә кирәкле яшәү чыганагы ул. Җәй айларында су куллануны тәртипкә салу өчен быел катгый чаралар күреләчәк: махсус оешкан комиссия, полиция участок инспекторы белән берлектә шәхси хуҗалыкларда булачак һәм судан файдалануны тикшерәчәк. Бердә кирәкмәгәнгә су агызулар 2000 сумга чаклы штрафка тартылачак. Ә бу аз сумма түгел!

Беребез дә сусыз тора алмый. Шуңа күрә аны саклап тотарга өйрәник. Барыбызга да җитсен чиста, саф су!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International