Республика басуларында чәчү эшләре тулы куәткә бара. Энергетиклар авыл эшчәннәренә җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар телиләр һәм электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында хәвефсез эш кагыйдәләрен һәм электр җайланмалары янында хәвефсезлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр. Нинди генә изге ниятләр һәм мөһим эшләр булмасын, алар бу кагыйдәләрне тупас бозу бәрабәренә башкарырга тиеш түгел.
“Челтәр компаниясе” ААҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә механизаторлар, шоферлар һәм ремонт эшчеләре белән электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында хәвефсез эш кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә кабатлап-өйрәнеп чыгарга тәкъдим итә. Саклау зоналарындагы аеруча хәвефле участоклар һәм электр тогы сугудан зыян күргән кешегә табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турындагы мәгълүматны һәр хезмәткәргә җиткерү зарур.
Исегезгә төшерәбез: вазыйфаи затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарында эшне бары тик гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә оештырырга тиешләр. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасының хәрәкәтен “путевой лист”та күрсәтү зарур. Электрүткәргеч һава линияләре чыбыклары астында машиналарның хәрәкәте бары тик транспорт хәлендә, чыбыклар иң аз салынган урыннарда, терәкләргә якынрак җирдә һәм эшнең хәвефсезлеге өчен җаваплы кешенең күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Электрүткәргеч һава линияләренең саклау зоналарында югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән, салам кибәннәрен һәм башка шундый йөкләрне күчерү, машиналар һәм механизмнарны туктату электр челтәрләре оешмаларының язма ризалыгыннан башка тыела. Электрүткәргеч линияләр чыбыклары астында учак ягу, салам яндыру да тыела. Кабельле электрүткәргеч линияләрнең саклау зоналарында җир сөрү эшләрен башкарырга да ярамый. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, кайчакта хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
Өзелгән яисә җирдә ятучы электр чыбыгына, шулай ук зарарланган терәккә тап буласыз икән, бу хакта кичекмәстән якындагы район электр челтәрләренең оператив-диспетчерлык хезмәтенә (аларның телефоннары якындагы ТП ишекләрендә күрсәтелгән), МЧСка яисә җирле власть органнарына хәбәр итегез. Әгәр авария нәтиҗәләре кешеләрнең һәм терлекләрнең хәвефсезлегенә яный икән, ремонт бригадасы килеп җиткәнче чыбык өзелгән җирне ташлап китмәгез, эшкә дә керешмәгез. Югары вольтлы чыбыклар өзелгән очракта аларга 8 метрдан да якынрак килү тормыш өчен куркыныч.
Күтәрү механизмы яисә машинаның бүтән өлешләре ток чыбыкларына орына икән, механизатор я шофер мөмкин кадәр тизрәк контактны өзәргә һәм механизмның хәрәкәтчән өлешен чыбыклардан яисә бүтән токлы җайланмалардан читкә алырга тиеш.
Әгәр дә машина һәм электр чыбыкларының контактын өзеп булмый икән, механизаторга, машинаның корпусына кагылмыйча, кабинадан ике аягы белән җиргә сикереп төшәргә кирәк. Аннан соң бу урыннан тизрәк ким дигәндә 8-10 метрга читкәрәк китү, хәвефле җирдән сикереп (берьюлы ике аяк белән) яисә аяк табаннарын җирдән аермыйча һәм табаннар арасында өзеклек китереп чыгармыйча (атлауча аякның табаны җирдән аерылмыйча бүтән аякның табанына килеп терәлә) атлап ераклашу зарур.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Электүткәргеч линияләрне саклау зоналарында һәм электр җайланмалары тирәсендә хәвефсезлек кагыйдәләрен яхшы белегез һәм аларны үтәргә онытмагыз! Үзегезне саклагыз!