Безнең Түбән Биктимер авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Аның сандугачлар кунып сайрар өчен матур агачлыклары, эссе көндә чумып йөзәр өчен Актай елгасы, сусаганда рәхәтләнеп эчәр өчен тәмле сулы чишмәсе бар. Арыганда тәнгә һәм җанга ял биреп җырлар өчен, чишмәләрнең серен чишәр өчен матур җырлары бар.
Мулла бабабыз Нәсих абый азан әйтеп, намаз укып, догаларының нурын авылым халкына, туган җиргә, туган нигезләргә тарата.
Без Рафик дустым Шәйхетдинов белән шушы ямьле табигатьле туган авылыбызда бергә үстек. Бергә эшләдек, бергә җырладык, яшьләр уеннарына бергә йөрдек. Рафик бик әйбәт кеше иде, ышанычлы дус, тугры иптәш иде. Без аның белән иртәнге сәгать дүртләргә кадәр сөйләшеп утыра идек. Соңгы тапкыр 2010 елның 12 июнендә район Сабан туенда очраштык. Кем уйлаган моны соңгы күрешүебез булыр дип?! Мин аның авырганын белмәдем. Ул үзе бу хакта әйтмәде, чөнки без зарланмадык.
Менә бүген генә сөйләшеп утырган шикелле идек, инде Рафик дустыбызның безнең арабыздан китүенә бер ел булды. Гомерләр бигрәк тиз уза икән шул, аккан сулар сыман, искән җил сыман.
Рафик Галләмович ачык йөзле, матур, тырыш, дөрес кеше иде. Ул Әлки районы өчен, туган җиребезнең матур, бай булуы, чәчәк атуы өчен тырышты. Аны без, дуслары, якташлары беркайчан да онытмабыз. Мондый кешене оныту мөмкин түгел. Гаиләсенең, балаларының кайгыларын уртаклашабыз, аларның түзем, бердәм, көчле булуын телибез.
Тыныч йокла, газиз дустыбыз!