1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм бер гасыр элеккеге Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләнә. Безнең район газетасының да 80 еллык тарихы бар. Бу чор эчендә газета чыгаруда кемнәр генә хезмәт куймаган! Нинди генә вазыйфа биләмәсеннәр – яңалыклар, мәгълүматлар туплап газетага мәкаләләр әзерлиләрме, хәреф җыялармы, газета басалармы – аларның һәркайсы үз хезмәтен фидакарьлек һәм җаваплылык белән башкарды, район газетасын укучыга үзвакытында җиткерү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән барлык коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә дә ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! Чөнки бу безнең уртак бәйрәмебез. Алга таба да сезнең белән бергә булсак иде!