Бәйрәм район үзәгендәге “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак.
Сабан туе программасы бик бай. Анда районыбызның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, спорт ярышлары, татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы һәм башка аттракционнар булачак. Сабан туенда катнашучыларга төрледән-төрле сәүдә нокталары, җәмәгать туклану предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Бәйрәмдә артистлар, үзешчән сәнгать осталары зур концерт белән чыгыш ясар, төрле халык уеннары оештырылыр, күңелле җыр һәм музыка яңгырап торыр.
Барлык райондашларны, кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәменә чакырабыз.