1996 нчы елдан музейны мәктәпнең тарих укытучысы Гатауллин Рафаил Әхәт улы җитәкли. Ул эшли башлагач биредә бик күп үзгәрешләр булды. Иң элек музей иркен яңа бүлмәгә күчерелде, бик күп яңа экспонатлар белән тулыландырылды. Барлык материаллар бер системага салынды. Музеебыз шулай ук этнография һәм көнкүреш бүлеге белән баетылды, якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм прозаик Нәби Дәүлигә багышланган аерым бүлмә булдырылды.
Югарыда аталганнардан тыш, музейда тагын Алпарның борынгы тарихы турындагы бүлек, хәрби-патриотик бүлек, мәктәбебез тарихы бүлеге, нумизматика һәм символлар бүлеге бар. Аларда бозлык чоры табылдыкларыннан башлап, борынгы болгар бабаларыбыз кулланган көнкүреш һәм сугыш кораллары да, районыбыз территориясендә табылган каберлекләр, шәһәрлекләр паспортлары да бар. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнар турында материаллар, Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз турында мәгълүматлар белән дә танышырга, мәктәп тарихын җентекләп белергә була. Әби-бабайларыбызның яшәеше, көнкүреше белән танышыйм дисәң, элекке татар өенең эчке күренеше боларны да бик ачык чагылдыра.
Нәби Дәүлигә багышланган бүлеккә аерым тукталасы килә. Монда якташыбыз турында бик күп материаллар тупланган. Язучының тормышы, иҗаты хакындагы стендлар, аның шәхси әйберләре белән танышкач, бу күренекле шәхеснең тамырлары безнең төбәктән булуга горурлык хисләре уяна.
Музеебыз бер дә кешесез тормый. Укучылар монда керергә бик яраталар. Һәр бүлекнең үз экскурсоводы бар, алар бу вазыйфаны бик теләп башкаралар, килгән кунакларны экспонатлар белән таныштыралар. Музейга районыбыз мәктәпләреннән, хәтта башка район мәктәпләреннән дә укучылар һәм мөгаллимнәр килеп тора.
Безнең мәктәп музеенда төрле елларда халкыбызның танылган язучы-әдипләре Фоат Галимуллин, Илдар Юзеев, Шаһинур Мостафин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Салих Маннапов, дәүләт эшлеклесе, республиканың элекке премьер-министры Мөхәммәт Сабиров, “Мирас” журналы хезмәткәрләре, мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Сиринә Миннегалим булып киттеләр, үзләренең җылы фикерләрен язып калдырдылар.
Узган ел Казандагы М.Горький әдәби-мемориаль музееның фәнни хезмәткәре, Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да безнең музейда булды. Ул музейда әтисенә багышланган зур бүлек булуга, анда күп материаллар туплануга чиксез шатланды. Нәби Дәүлинең тормышы, иҗаты белән кызыксынулары, аның турындагы хатирәләрне, ядкәрләрне кадерләп саклаулары өчен Гөлфия ханым Рафаил Әхәт улына һәм укучыларга рәхмәтен белдерде.
Музей җитәкчесе Рафаил абый Гатауллин укучылар арасында туган як тарихына багышланган төрле бәйгеләр үткәрә. Ул үзе дә күп конкурсларда катнаша, байтак призлы урыннар да алды. Әйтик, патриотик тәрбияне оештыру буенча мәктәп музейлары арасында үткәрелгән муниципаль конкурста Рафаил Әхәтович икенче урынга лаек булды. Ә “Авыл мәктәпләре тарихы” конкурсында ул диплом белән, “Минем кече Ватаным” исеме астында Росия күләмендә үткәрелгән конкурста Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Без, мәктәп укытучылары, сыйныф җитәкчеләре дә музейда үзебез өчен күп мәгълүматлар алабыз, биредә үткәрелүче чараларда катнашабыз. Рафаил Әхәтович та үзенең киңәшләре белән эшебездә бик ярдәм итә. Гомумән, музей белән хезмәттәшлек итеп эшләү укытучыга зур файда бирә.