Розалия Галиева, Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре.
–“Мин пионер бүгеннән, кызыл галстук тагам һәм ант итәм: туган илемне сөярмен Ленин бабабыз сыман!” Ничек онытасың ул елларны, безнең бәхетле балачак иде бит пионер булып йөргән вакытларыбыз! Иске Чаллы мәктәбенең өлкән пионервожатые Флера Исхаковна Галиуллина ниләр генә оештырмый иде безнең белән! Сборлар үткәрә идек, тимурчы булып әбиләргә булышабыз, октябрятлар өстеннән шефлык итәбез… Узыша-узыша металл ватыклары, кәгазъ, көл җыя идек. Ә 19 майда урманга барабыз, сбор үткәрәбез дә, бергәләп утырып, хәзинәдә бары белән сыйланабыз. Печенье алып килүче булса, ул инде бай санала иде. Бик күңелле иде ул пионер чаклар. Бүгенгеләргә җитми, бик кирәк шундыйрак оешма. Пионерия булса, дөньясы бүтән төрлерәк булыр иде, мөгаен.
Олег Лычников, полиция майоры.
–Мин 80 нче еллар пионеры. Иске Матак мәктәбендә көчле оешма иде, безне тәртипле, акыллы итеп үстерергә тырышты укытучыларыбыз. Галстук тактык, ул дисциплиналы булырга өйрәтте. Мин 5 ел рәттән “Яшь имәннәр”дә җәйләрен ял иттем. Искиткеч вакыт! Дуслар, аралашу мөмкинлеге, дөньяга киң караш тәрбияләнү… Ышанып әйтәм, бүгенге вәггыятьтә абруйлы, балаларны тәрбияләргә сәләтле оешма һичшиксез кирәк ул!
Рафидә Габдрахманова, пенсионер.
–Мин 1941 елда туганмын. Октябрят та, пионер да булдым. Почетлы иде пионер булу, галстук тагып йөрү. Аңа олы хөрмәт иде, чөнки байрагыбыз төсендә, көрәшеп һәлак булган геройларның каны төсендә бит ул. Аны күмер үтүге белән үтүкләп тага идек. Яхшы укырга, тәртипле булырга өйрәтте безне пионер оешмасы. Пионерга керү зур бәйрәм, вакыйга иде. Вожатыебыз Зәйтүнә апа әллә нәрсәләр үткәреп бетерә, һич тик тотмый иде безне.
Андрей Романов, “Магнит” кибете эшчесе.
–Ап-ак күлмәк, кара чалбар киеп, тантаналы линейкага басып, пионерга кердек. Кызыл галстук тактылар, сөендек, пионер буласы килгән иде. Аны әнием һәркөн иртән үтүкләп, муеныма бәйли, Үзем бәйләргә өйрәнә алмадым тәки, әмма кесәгә дә тыгып йөрмәдем инде. Вожатыебыз Лидия Михайловна слетлар үткәрә, җырлар җырлап урамнар буйлап йөрибез… Фирдания Газизовна “Взвейтесь кострами” ны баянда уйнап җибәрә иде (мин ул көйне хәзер дә гармунда уйнап бирә алам). “Аҗаган” шәп уен иде – “кызыллар”, “зәңгәрләр” булып, байрак эзлибез, кардан төзегән кирмән алабыз, бер-беребезнең погоннарын йолкып алырга тырышабыз (погонсыз калдыңмы, үлдең дигән сүз). Дуслар күп иде – Андрей Петухов, Вовка Старшов, Женя Фошин белән классташлар, актив пионерлар идек. Кызганыч, бүгенге балаларга боларның берсе дә юк!
Илфат Миндубаев, Базарлы Матак мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.
–Әнием сөйләгән буенча беләм: пионерлар алар бик яхшы кешеләр булганнар! Бертөрле киенеп, галстук тагып йөргәннәр. Тагып килмәсәң өйгә кайтарып җибәрә булганнар. Алар әбиләргә булышканнар. Без дә варислар булдык, бишенче класста галстук тактык. Ярышлар уздырып, беренче урынны алган идек, безгә моның өчен тәмле пирог бирделәр, бергәләп чәй эчтек. Минемчә, балаларны тәрбияләү өчен берәр төрле оешма кирәк ул, пионер булса да ярый. Бердәм идея кирәк кешеләргә. Традицияләрне дәвам итсәк, әниләр дә сөенер иде.
Л.Әхмәтшина сораштырды.