Түбән Әлки халкы Иске Яңа елны каршы алды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 12 гыйнварында Түбән Әлки авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның үзәк чыршысы янында "Иске Яңа ел" программасы буенча бәйрәм тамашасы үткәрделәр. Авыл халкы барлык уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Кыш Бабай һәм әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International