Татарстан Росреестры кадастр инженерларының 2018 ел өчен рейтингын игълан итте

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатында һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюда кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән.  Шулай итеп, әгәр туктату һәм баш тартуның проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры "кызыл зонага" эләгә. Әгәр туктату һәм баш тартулар проценты 35тән ким булса, 18дән артык «ак зона»га.  Әгәр туктатулар һәм баш тартулар 18 проценттан ким икән - «яшел зона»га.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кадастр инженерлары эше күрсәткечләренең уңай динамикасы Татарстан Росреестрының кадастр инженерлары белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Идарәдә кадастр инженерлары СРО белән үзара хезмәттәшлек итү эше җайга салынган. Кадастр инженерлары белән даими рәвештә укыту семинарлары үткәрелә, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм Скайп-сессияләре. Шулай ук күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча кадастр инженерларының күп санлы мөрәҗәгатьләрен игътибарга алып, Авангард урамы, 74 адресы буенча кадастр инженерларына консультация бирү өчен махсус тәрәзә ачылды. Хокукларны теркәү органы һәм кадастр инженерлары арасында әлеге хезмәттәшлек тискәре карарларның гомуми күләмен шактый киметергә, ә гомумән алганда, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы белән Идарәнең “Кадастр инженерын сайла2 өстәмә битенең рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында танышырга була.

Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерларының реклама эшчәнлеге түгел, шул исәптән техник документлар әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә дә ия. Татарстан Росреестрының айлык рейтингы бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гына гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Росреестры искәртә: заказчылар  кадастр инженер тарафыннан башкарылган эш белән канәгать булмасалар,  алар (843) 291-05-10 телефоны буенча  «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья»  хезмәтенә шалтыратырга була. Биредә аралашуга һәрвакыт ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International