“Кар чанасы” профилактик операциясе үткәрелә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан, 10.019 № 01-05/1-пр боерыгы нигезендә һәм Татарстан Республикасының күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән үзара бәйләнештә, 2019 елның 14 гыйнварыннан алып 07 мартына кадәр Әлки районы территориясендә «Кар чанасы»исеме астында профилактик операция үткәреләчәк.

Операция техник хәл, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә мөлкәтне саклауны контрольдә тоту максатларында үткәрелә.

"Кар чанасы» операциясе үткәрелүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки бүлеге район халкына милектә булган моторлы чаналарга теркәү һәм аларга техник карау үткәрү, шулай ук идарә итү хокукына таныклык булу зарурлыгы турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International