2019 елның 13 гыйнвары-иске стиль буенча Яңа ел. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне район үзәгендә яшәүчеләр өчен төп чыршы янында “Иске ел китәргә теләми! " дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият персонажлары, алып баручылар кич буе халык белән бергә биеделәр, җырлар җырладылар.