Чуашия кунакларын район чигендә ипи-тоз белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм башка җитәкчеләр каршы алды. Хлебодаровка урта мәктәбе белән танышып, чәйләп алганнан соң, кунакларга “Карга” терлекчелек комплексын күрсәттеләр. Комплексның заманча җиһазлануы аларны бик сокландырды. Ә районның туган як тарихы музеенда чуаш халкының милли киемнәрен күреп аеруча сөенде кунаклар. “Алинә” универсаль спорт залының зурлыгына, бай җиһазланышына
исләре китте, үзләре дә андагы тренажерларда шөгыльләнеп карадылар. Балалар иҗат йорты белән дә бик кызыксынып таныштылар, укучыларның үз куллары белән эшләнгән әйберләрне ошаттылар. Әмма монда урнашкан балалар китапханәсендә чуаш телендәге китапларның бик аз булуы делегация вәкилләрен борчуга салды. Аннан кунаклар “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында булдылар.
Икенче көнне Чуашия делегациясе Сихтермә-Хузангай авылына юл тотты. Биредә чуаш халык шагыйре П.Хузангай музей-клубында“Чуаш китапханәсе диаспорада – этносның мәдәни мирасын һәм традицияләрен саклаучы” темасына китапханә хезмәткәрләренең төбәкара семинары булды. Семинарда тугыз районнан чуаш халкына хезмәт күрсәтүче китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Әлеге зур чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты. Алар мондый очрашуларның бик кирәкле һәм әһәмиятле булуын ассызыклап үттеләр.
Делегациясе җитәкчесе, Чуашия Мәдәният министрлыгының бүлек начальнигы Михаил Краснов үзләрен хөрмәтләп каршы алган, кунакчыллык күрсәткән, район белән таныштырган өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.
–Бүгенге семинар безнең барыбызны да борчыган проблемаларны күтәрә. Болар – милләтебезне саклап калу, телебезне, гореф-гадәтләребезне киләсе буыннарга җиткерү. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен без барын да эшләргә тиешбез,–диде ул.
Татарстан Республикасы Милли китапханә директоры Наил Камбеев, Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Константин Яковлев һәм Чуашия делегациясе вәкилләре милли мәдәниәтләрны саклау һәм үстерү, милли мирасны саклау, яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм милләтара аралашу культурасы тәрбияләү һәм бу мөһим бурычларны хәл итүдә китапханәләрнең роле турында докладлар белән чыктылар.
Районыбызда чуаш халкына китапханә хезмәте күрсәтү, аларны чуаш телендәге китаплар белән тәэмин итү хакында район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова чыгыш ясады. Видеостендта Чуашия Республикасының Педер Хузангай исемен йөртүче мәдәният сарае, шәһәр урамы, шагыйрьгә куелган һәйкәл күрсәтелде. Чуаш телендә генә сөйләүче радио хакында да сүз булды. Әлеге радионы онлайн режимында N RADIO CAP.RU сайтына кереп тыңларга мөмкин.
Семинарда иң яхшы китапханәчеләрне һәм укытучыларны бүләкләү булды.