Хәркайсы – кабатланмас талант иясе

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

Артист нинди, тамашачысы да шундый дип әйтергә була “Йолдызлык”ның йомгаклау кичәсе турында. Район мәдәният йорты ул көнне тулысы белән нәни артистлар, аларның әти-әниләре, дуслары хозурына бирелгән иде. Балалар шау-шулы, күңелле һәм, иң мөһиме, эчкерсез тамашачылар, яхшы чыгышларны йотлыгып тыңлыйлар, рәхәтләнеп кул чабалар, хисләрен төрлечә белгертеп утыралар. Менә бу концертта да алар бертуктаусыз кул чаптылар, чөнки чыгышлар берсеннән-берсе матур иде, кызлар-малайлар сокланырлык итеп чыгыш ясадылар, афәрин аларга. Һәм “йолдызчыклар”ны әзерләгән педагогларга рәхмәт – алар тырышлыгыннан башка гала- концерт та, фестиваль үзе дә булмас иде. Сүз башында ук шуны да әйтеп куйыйк: фестиваль үткәрү шактый чыгымлы эш ул, яшь артистларга костюмнар да кирәк, транспорт чыгымнары да бар, бүләксез дә булмый. Боларга район бюджетыннан кирәк кадәр акча бүлеп биреләтн, бусы өчен дә җитәкчеләргә рәхмәт.

Инде концертның үзенә әйләнеп кайтып, аның атмосферасын укучыларыбызга җиткереп карыйк. Залның бизәлеше үк бәйрәмчә иде – бөтен җирдә шарлар, ялтыравык тасмалар… Концерт күмәк бию белән башланып китте һәм ахырынча шул бию темпында барды. Гомумән, быел биюләр күп булды концерт программасында. Тамашачы әйбәт белгән, күптән яратып өлгергән “Счастливчики” ансамбленең кече, урта һәм өлкән төркемнәре осталыклары белән сөендерде. Хореограф Ирина Смышляеваның педагогик осталыгы зур төркем балаларны күмәк биюгә өйрәтүдә чагыла: испан, мисыр биюләрен, “Күңелле ритм” постановкасын караган тамашачы хәрәкәтләр төрлелегенә, биючеләрнең берсен-берсе яхшы  тоеп, бердәм биюләренә кабат сокланды.

Балалар иҗаты йортында эшләүче хоеограф Артур Фәсхетдиновның эш алымнары бераз бүтәнчәрәк: ул берничә биючедән торган төркемнәр белән эшләүне өстенрәк күрә бугай. “Карандашлар тартмасы” биюе үзенең шаян рухы белән кәефләрне күтәрсә, “Минем хәрәкәт” биюе чын-чынлап сокландырды: биюче биш кыз һәм бер егетнең яратып биюе күренеп тора, хәрәкәтләре яңа, кызыклы, костюмнары музыка эчтәлегенә туры килерлек итеп сайланган. Чуаш Кичүе мәктәбеннән “Стимул” төркеменең биюе дә әйбәт тәэсир калдырды – кызлар курчаклар булып, бик матур биеделәр. Ә Түбән Әлкидән Хәмәтшин Марат гомумән зур кызыксыну уятты – аның биюе бик үзенчәлекле, егет, әйтерсең, көзге каршына баскан да, төрле хәрәкәтләр ясап шаяра!

Инде вокал номинациясендә көч сынашкан “Йолдызчыклар”ыбызны барлыйк. Салман кызы, икенче дәрәҗә дипломга ия Гөлфинә Вәлиева бик матур җырлады. Үзе дә әйтерсең сәхнә өчен туган- озын зифа буйлы Гөлфинә җырын да тирән хис белән башкарды.

Базарлы Матактан Вәлиуллина Ләйсән дә сәхнәдә үзен бик кыю тота, чөнки ул кечкенәдән әлеге фестивальдә катнашып килә, осталыгы да елдан-ел үсә. Аның адашы, Яңа Чаллыдан Кыямова Ләйсән дә тавышына бик килешле җыр сайлаган. Сираҗева Сиринә башкаруында “Туган авылым” җырын шулай ук яратып тыңладык, кызның башкару манеры сөйкмле, тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек. Ә “Тугын ягыма” җырын башкарган Билалова Динәнең бөтен хисләре йөзендә чагыла, ул эчкерсезлеге белән күңелләрне яулады.

Базарлы Матактан Алсу Мәҗитова инглизчә-русча җыр башкарып (джаз) исне китәрде. Аның чыгышын яшь тамашачылар аеруча алкышладылар. Ә Гордеев Савелийның чуашча җырлавына Чуаш Республикасыннан бу көнне районга килгән делегация вәкилләре бигрәк тә сөенде.

Вокаль дуэт һәм триолар да бар иде концерт программасында. “Очаровашки” триосы (Базарлы Матак мәктәбе, җитәкчеләре Фирдания Хәбибуллина) чыгышы кызларның матур тавышлары, сәхнәдә үзләрен ышанычлы тотулары, русча татарча җырларны бертигез оста башкарулары белән бүтәннәрдән аерылып торалар. Хлебодаровка мәктәбеннән “Подруги” триосына, сәхнә осталыгына алардан өйрәнергә ярыйдыр, минемчә. Кызларның тавышлары көчле, матур, шулай да бердәм образ җитеп бетми кебек. Чуаш Кичүе мәктәбеннән “Паприка” триосын шулай ук билгеләп үтәсе килә: кызлар, беренче карашка, өчесе өч төрле кебек, әмма җыр аларны гаҗәеп рәвешле күмәкләштерә, бердәм итә, үз-үзләренә ышанганнары күренеп тора аларның.

Кызлар да кызлар фонында Иске Чаллы мәктәбеннән Илфат-Илнар дуэты җырны егетләрчә хисле, эчке дәрт белән башкаруы, көтмәгәндә тыпырдап биеп китеп, тамашачының игътибарын үзенә даими тартып торуы белән ошады. Ә “Каенкай” балалар бакчасының (Базарлы Матак) “Мурляндия” ансамбленә ваемсыз калучы гомумән булмады. Нәни песиләр булып киенгән сабыйлар песи хәрәкәтләре белән, песи тавышлары чыгарып күңелләрне күтәрделәр. Ә ахырдан шундый итеп “Мияу!” дип куйдылар, тамашачы дерт итеп китте!

Конферансье номинациясендә Айсылу Яруллина, Илназ Хәмидуллин, Илдар Хәбибуллин, Рината Гарифуллина концерны алып баруга үз өлешләрен керттеләр. Ә җиңүчеләрне район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Рәсимә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатауллин Раил, башкарма комитет эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина котладылар. Сәләтле балаларның әти-әниләренә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәйсә Хәбибуллина (вакыйга апрельдә булды) рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Укучылар белән шөгыльләнгән педагогларны мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин котлады.

Нәни артистлар да бүләксез калмады: аларга Айрат Хәйруллин фондыннан йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

Гала-концерт барлык лауреатларның уртак җыры белән тәмамланды. Быелгы фестиваль белән хушлаштылар нәни йолдызлар. Киләсе фестивальгә тагын да остарып катнашырлар, тагын да яхшырак балкырлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International