Эт-мәчеләрне дә дәвалыйбыз

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

Яраткан кече дусларыбыз – эт я мәче авырып китсә, имгәнсә, җәрәхәтләнсә, кая мөрәҗәгать итәргә, нинди белгечтән ярдәм сорарга? Зур шәһәрләрдә дистәләрчә ветеринария клиникалары эшләп тора, йорт хайваннарын дәвалый да бит.

Безнең ветеринария берләшмәсе дә районда шундый хезмәтләрне күрсәтә башларга карар кылды. Кечкенә йорт хайваннарын дәвалау белгечлеге алу өчен бер ветеринария табибын Ветеринария академиясенә укырга җибәрдек. Ул  әлеге академия клиникасында практика үтте, бәләкәй йорт хайваннарын дәвалауның иң яңа ысулларын үзләштерде, имтиханнар тапшырып диплом-сертификат алды. 

Хәзер безнең ветеринария станциясендә сертификацияле ветеринар табиб кабул итә, һәм сез аңа эт-мәчеләрегезне һәм башка йорт хайваннарын дәвалау буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Табиб йорт хайваннары җәрәхәт алганда ярдәм күрсәтә, гипс сала, остеопластика (ватылган сөякләрне спицалар ярдәмендә тоташтыру) үткәрә, балалаганда ярдәм итә, кесарево сечение ясый, этләрне һәм мәчеләрне стерильләштерү, кастрацияләү үткәрә, косметик операцияләр ясый. Шулай ук вакцинацияләү, инвазион һәм инфекцияле чирләрне дәвалау башкарыла. Авыр очракларда эвтаназия (хуҗасының теләге буенча хайванны мәңгегә  йоклату һәм кремацияләү) тәкъдим ителә.

Табиб белән 89372918429 телефоны буенча киңәшләшергә, 20-245 телефоны буенча кабул итүгә язылырга була. Ветстанциянең адресы: Юл ур., 9. Белгечләребез ярдәмгә килергә һәрчак әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International