Республика конкурсында җиңү яуладылар

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Габдразак кызы Сафина һәм Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Сергей Владимирович Новиков “Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе” дипломы белән бүләкләнделәр.

Бу дәрәҗәле бүләккә алар “2011 ел йомгаклары буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы нәтиҗәләре нигезендә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International