Милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек башланды. Сабан туе җирендә хәзер көн саен район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре эшли. Бәйрәм мәйданы һәм аның тирә-юне кипкән үләннән, корыган агачлардан чистартыла. Биредә шулай ук төрле өстәмә корылмалар төзелә. Сабан туенда олыларга да, балалар өчен дә ял итү, күңел ачу мөмкинлекләре күп булыр, бәйрәм элеккеләреннән дә ямьлерәк һәм күңеллерәк булыр дип планлаштырыла.