Татарстан Республикасы кадастр палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, кадастр мәгълүматларын бирү һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә кую буенча дәүләт хезмәтләре менә елдан артык инде өйдән чыкмыйча гына да күрсәтелергә мөмкин. Шунысы да бар: электрон документның бәясе кәгазь документка караганда ике мәртәбә арзанракка чыга.
Дәүләт хезмәтләренең республика һәм федераль порталлары аша республикада яшәүче теләсә кем үзе өчен уңайлы вакытта кадарстрның белешмә мәгълүматларын электрон төстә бушлай карый һәм ала ала. Җир участоклары, йортлар, фатирлар һәм бүтән корылмалар турындагы белешмә мәгълүматлар кадастр палатасы белгечләре тарафыннан көн саен яңартылып тора.
Моннан тыш, республикада яшәүче халыкка уңайрак булсын өчен, кадастр палатасы белгечләре менә елдан артык инде күчемсез милеккә хокукларны теркәү белән бәйле документлар кабул итү һәм бирү буенча теркәү органы функцияләрен башкаралар. Ә бу хокукны теркәүгә документларны кадастр палатасында да тапшырырга мөмкин дигән сүз. Кеше өчен бу бик уңай, чөнки кадастр паспортын алгач та бүтән органга барып тагын чиратта торырга кирәкми – моны кадастр палатасы белгечендә бер тәрәзәдә эшләргә мөмкин. Мондый тәртип бөтен республика буенча гамәлдә. Быелның 1 мартына күчемсез милеккә хокукларны теркәү белән бәйле барлык кабул ителгән һәм бирелгән документларның 70 процентка якыны нәкъ менә кадастр палатасы аша үтте.
Татарстан Республикасы кадастр палатасының пресс-службасы шулай ук инде кадастрда булган җир участокларына хокукны теркәүгә дә, кадастр исәбенә куюга да документларны берьюлы тапшыру мөмкинлеге хакында искәртә. Кадастр паспортыннан тыш, теркәү өчен барлык документлары булган кешеләр бу тәртипне уңай бәялиләр. Мондый очракта бары тик документларны кадастр палатасына тапшырырга һәм, теркәүченең сораулары булмаса, кадастр паспорты да хокукка дәүләт теркәве турында озак көтелгән таныкнамәне дә алырга була.