Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов, пенсионерларның район ветераннар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин килгән иде.
Сәидә Сафиулла кызына Россия Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.