Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова, Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзәкир Гайфуллин килде.
Татьяна Михайловнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.