Агымдагы атнада Татарстанга Әстерхан өлкәсе делегациясе килде, аны Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы — Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин җитәкли. Әстерхан делегациясенә рәсми затлардан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, төбәкнең азык-төлек продуктларын эшкәртүчеләр дә керде. Кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов озатып йөрде.
Визит кысаларында делегация «Казан» Агросәнәгать паркында, «Майский» теплица комбинатында, Мамадыш һәм Зәй районнарында булдылар.
Кунаклар республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрләр өчен булдырылган мөмкинлекләрне югары бәяләделәр һәм төбәкләрнең авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм эшкәртү өлкәсендә үзара сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлеге мөмкинлеген карарга ниятлиләр.