18 декабрь көнне ТР Әлки районы Чуаш Борнае урта мәктәбенең "Яшъармия" хәрәкәте активистлары “6 рота 104 парашют-десант полкы 76 гвардия Һава-десант дивизиясенең батырлыгы турында" дигән чара үткәрделәр. Әлеге чарада 95 укучы катнашты. Алар 776 биеклектәге контртеррористик операция турында сөйләделәр, аның барышында 6 батальон 104 парашют-десант полкы 76 гвардия дивизиясе Чечня сугышчыларының тигезсез көчләре белән сугышка керде. Көрәш тигез түгел иде: көндәш ягыннан 2500 сугышчы катнашты, безнең көч нибары 90 хәрби хезмәткәр тәшкил итте. Сугыш төне буе дәвам итте, нибары 6 солдат исән калды. Президент Указы белән 22 десантка Россия Герое исеме бирелде, 21е-үлгәннән соң. 6 ротаның 68 солдаты һәм офицеры Батырлык орденнары белән бүләкләнгән, 63 - үлгәннән соң. Барлык геройларны да исемләп искә төшерделәр