2019 елның 18 гыйнварында МБУК Лисенков исемендәге “Туган як тарихын ту өйрәнү музее"енда Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Катюшин авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Филиппов Гордей Ивановичның 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция булып узды.
Чарада Чуаш Борнае урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 «Б» сыйныфы укучылары катнашты.
Укытучы Ерусланова С. В. җитәкчелегендә Чуаш Борнае урта мәктәбе укучылары “Якташыбыз - Герой! " дигән темага чыгыш ясадылар.
Сугыш кырларында тормышларын аямыйча, җирдә яшәү бәхетен саклап калучыларның истәлеген олыладылар.
Балалар герой якташларыбызга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Чара тәмамланганнан соң 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган зал буйлап экскурсия үткәрелде.