Әлки районында 2018 ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 131 беркетмә төзелгән

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Штрафын вакытында түләмәүчеләргә карата законда кырыс чаралар каралган. Мондыйлар срогында түләнмәгән штрафны ике тапкыр арттырып (әмма 1 мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Ел дәвамында районда  административ штрафларны үзвакытында түләмәүчеләргә карата 131 беркетмә төзелгән. Бурычлы 16 кеше суд карары белән административ кулга алынган, 52 кешегә түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә штрафлар салынган. Ә 26 кеше мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Калган эшләр әле судта карала.

Район автоинспекциясе шуны да искәртә: 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән закон буенча, юл хәрәкәте вакытында хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше административ штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсә, ул аның яртысын гына да түли ала. Дөрес, кайбер хокук бозулар өчен салынган штрафларның  яртысын гына түләп булмый. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итүнең кабатлануы, руль артына исерек килеш утыру белән бәйле барлык очраклар, тизлекне арттыруның кабатлануы, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның кабатлануы, кагыйдәләрне бозу  нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә җиңел яисә уртача авырлыктагы зыян салыну, хәрәкәтне тыя торган сигналга буйсынмауның кабатлануы әнә шундый искәрмәләр булып торалар. Әлеге бозулар өчен штрафлар теләсә кайсы очракта тулысынча түләнергә тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International