Район башлыгының Хач ману бәйрәме белән котлавы.

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Кадерле Әлки районы халкы, православие христианнары!

Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Хач ману бәйрәме белән котлыйм! Һәрберебез әлеге зур христиан бәйрәмен рухи чистарыну һәм шатлык хисләре белән каршылый. Әлеге илаһи вакыйганың бөеклеге изге эшләргә рухландыра, безгә шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарга мәхәббәт турында искә төшерә.

Бу барлык православие христианнары өчен иң ихтирамлы һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи байлыкка һәм бердәмлеккә ярдәм итә.

Православие дине нигезендәге яхшылык һәм тынычлык  вәзгыяте районның һәр кешесенең күңелендә һәрвакыт урын  табар  дип чын күңелдән ышанам.

Әлеге шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән изге гамәлләр, рухи күтәренкелек, озак елларга рухи көчләрнең ныклыгын телим.Тормышыгызда тынычлык һәм татулык!  Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International