"Олимпка юл» физика буенча иң яхшы укучыларны билгеләде

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Казанда физика буенча «Олимпка юл " республика олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Ул 12-14 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә узды. Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан 174 укучы катнашты. Олимпиаданың беренче турында балалар язма формада биремнәр үтәделәр. Катнашучыларның эшләрен КФУның Физика институты һәм КНИТУ-КАИ укытучылары һәм галимнәреннән торган компетентлы жюри бәяләде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча республиканың 28 муниципаль районыннан 61 укучы призер булды. Алар арасында 10 сыйныф укучысы Мәхмүтов Камил дә бар. Педагог Абдуллина А. Ф. да җиңү белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International