19 гыйнвар көнне Кората мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Матак авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачыларга җырчы Сергей Калмыковның җырлары һәм Ермолаев Василийның рухи һәм тормышчан шигырьләре ошады.