Юхмачы авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Җыен авыл җирлеге башлыгы  Рәмис Сәләховның  2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланып китте.

2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные  Владимир Шатунов таныштырды.

Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков, Югары Әлморза мәктәбе директоры Фәнүзә Нотфуллина, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Раилә Шәяхмәтова, клуб мөдире Лилия Моратова, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкиле Фиргат Касаев 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап бирделәр.

Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәрит Вәгыйзов сөйләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.

Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.

Алдынгылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International