Чуаш Борнае клубы төзелә башлады.

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Ике объектта да төзелеш эшләрен “Строитель и К” оешмасы егетләре башкара.   Югары Әлки клубында инде җылылык торбалары яңага алыштырылган, бинаның түбәсе сүтеп алынган. Биредә идән-түшәмнәр, түбә, ишек-тәрәзәләр, шулай ук электрүткәргечләр яңартылачак, җылы бәдрәф, канализация булачак. Зур тамаша залы хисабына китапханә мәйданы да берникадәр арттырылачак, ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Чуаш Борнае авылы мәдәният йорты да бик тузган иде. Биредә төзеләчәк яңа бинада 50 урынга исәпләнгән клуб һәм китапханә  булачак. Бинаның инде нигезе салынган, төзелеш материаллары кайтарылган. Район мәдәният хезмәткәрләре, өмәләр үткәреп, төзелеш эшләрендә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International