16-19 гыйнвар көннәрендә Казанда тарих фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 28 муниципаль районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 136 укучы катнашты. Тарих буенча Олимпиада 2 турда үтте. 1 турда балалар тарих курсының төрле бүлекләреннән олимпиада мәсьәләләрен чиштеләр. Нигездә, мәсьәләләр илебез тарихына багышланган иде. 2 турда укучылар чыганакны анализлау һәм тарихи эссе нигезендә иншалар яздылар. Укучыларның эшләрен Казан федераль университеты укытучылары, Казан дәүләт мәдәният институты һәм югары квалификацияле укытучылардан торган жюри әгъзалары бәяләде. Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 31 укучы бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призерлары булдылар. Олимпиада барышында тарих укытучылары өчен “Тарихи эссе һәм проект язуның актуаль методикалары” семинар–практикумы оештырылды.
Олимпиада призеры-8 сыйныф укучысы Мизюков Алексей. Педагог Мизюков Л. В. котлыйбыз. Алга таба да уңышлар сезгә!!!