Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә.
2019 елда чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн гектардан артыграк була, шулардан бөртеклеләр - 540 мең га, бөртекле сабан культуралары - 1,0 млн. га, техник культуралар - 380 мең га һәм азык культуралары 1,0 млн гектарга якын. Сабан культуралары чәчүе 1,8 млн га мәйданда башкарылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика авыл хуҗалыгы җирләренең сыйфатын һәм уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә быел пар җирләренең мәйданы 350 мең гектардан артык каралган. Шуның 50 проценттан артыграгында сидераль культуралар чәчү планлаштырыла.
Соңгы елларда шулай ук югары уңыш бирә торган рапс, горчица, соя, көнбагыш кебек югары маржиналь культуралар чәчү мәйданнарын арттыру күздә тотыла.
Белешмә өчен
Пар - барлык вегетация чорында яисә аның бер өлешендә чәчүлекләр белән шөгыльләнми торган һәм көпшәк һәм чүп үләннәреннән чиста булган кыр; туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм анда дым туплау чарасы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы