22 гыйнвар көнне Юхмачы мәдәният йортында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Видеоролик һәм күргәзмә тәкъдим ителде. Экспозициядә ул чорның бөтен дәһшәтен кичергән кешеләрнең истәлекләренә, реаль вакыйгаларны фотога төшерүгә нигезләнгән китаплар тәкъдим ителде.