Региональ кадастр палатасына теләсә кайсы граждан күчемсез милек белән алыш-бирешләр төзегәндә, төзелешнең башлануы( тәмамлану) турында хәбәрнамә тутырганда һәм хәтта судка дәгъвалар төзегәндә, шул исәптән кодны төзегәндә, реестр хатасын, үз белдеге белән төзелүгә хокукны, межалау нәтиҗәләрен, күчемсез милек объектларына милек хокукын һәм башкаларны танырга кирәк булган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.Әгәр урында төгәл билгеләргә кирәк икән, палатаның белгечләрен җир кишәрлегенә чакырырга була. Бигрәк тә бу процедура җир сатып алганда, аның чикләрен төгәл белү өчен мөһим. Әгәр күчемсез милек хуҗасы күчкмсез милекне рәсмиләштерергә әзерләнә икән, булган хаталар аркасында кадастр исәбендә баш тартмасыннар өчен, ул кадастр инженерына мөмкин булган хаталары төзәтү өчен документларны, учреждение белгечләренә тикшерү өчен алдан бирү мөмкинлеге бар.
Җирле үзидарә органнары хәзер кадастр палатасына торак пунктлар, территориаль зоналар, мәдәни мирас объектлары территорияләре һәм башкалар чикләре турында белешмәләр кертү өчен кирәкле документлар әзерләү өчен мөрәҗәгать итә алалар. Ә Чаллы һәм казанлылар хәзер күчемсез милек турындагы мәгълүматны алу өчен күчемсез милек реестрыннан өйдән яки алар өчен уңайлы урыннан заказ бирә ала.
Вакытларын югалтырга теләмәүчеләр һәм электрон хезмәтләрдән даими файдаланырга ниятләгәннәр өчен, ТР буенча Кадастр палатасында цифрлы имза алу өчен үзәк ачылды.
Әлеге һәм башка хезмәтләрне алу ысулларына, аларны бирү вакытына кагылышлы барлык сорауларны учреждение белгечләренә 25 гыйнвар көнне 9:00 дән 13:00 гә кадәр 8(843)514-90-7 телефоны буенча (өстәмә 2009) бирергә мөмкин.
ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте