Укыту барышында умарталыкны оештыру өчен җир рәсмиләштерү буенча инструкция биреләчәк,умарта гаилә биологиясе каралачак, умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак, умартачылыкның экологик чиста продукциясен алу өчен заманча җиһазлар тәкъдим ителәчәк, умарталарны йогышсыз һәм йогышлы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау да күздә тотыла. Умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыруга аерым игътибар биреләчәк.
Укулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. Тыңлаучыларны теркәү 11 февраль көнне 9.00 сәгатьтә. Курслар бушлай. Дәресләр көн саен 8.50 дән 16.20 сәгатькә кадәр. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак бар. Яшәү бәясе тәүлегенә 600 сум. Ашханә уку корпусы янында урнашкан.
e-mail: tatarpchelka116@mail.ru яки факс (843) 278 84 56.
Белешмәләр өчен телефоннар: «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (843) 277 81 67.
«Татарстан Республикасының Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» ДБУ (843) 570 17 04.