Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшовның 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланып китте.
2018 елда башкарылган эшләр турында мәктәп директоры Мария Чванова, балалар бакчасы мөдире Ольга Гуляева, "Хузангай" ҖЧҖ вәкиле Иван Кудряшов хисап тотты. 2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные Виктор Горячев таныштырды.
Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев сөйләде.
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.
Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.
Алдынгылар бүләкләнде.