Яраткан хезмәтенә тугры

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

Китапханә ишеген ачып кергән һәр кешене китапханәчеләр ачык йөз белән каршы ала, кирәкле китаплар сайларга булыша, киңәшләрен бирә. Нинди генә сорау белән килсәң дә, көченнән килгәннең барын да эшли алар.

Яңа Баллыкүл авылы китапханәчесе Рәхилә Нуриәхмәтова да нәкъ шундый. Эш сөючән, уңган, җаваплылык хисенә ия хезмәткәр ул.

Рәхилә Ильяс кызы 1957 елда Яңа Баллыкүлдә дөньяга килә. Гаиләдә алар ун бала үсәләр. Әмма түгәрәк гаилә бәхете кителә - ике бертуганы һәм әтиләре авырып үлеп китә. Бу вакытта Рәхилә 4 нче сыйныфта гына укый әле. Әниләре Рәшидә апа тормыш йөген үз җилкәсендә тартып бара. Шөкер, балалары өчен кызарырга туры килми аңа. Барысы да белем алып, тормышлы булалар.

Рәхилә биш ел Казанда тегү фабрикасында эшли, әмма әнисен, туган ягын сагынып, авылына әйләнеп кайта. Йорт сатып ала, әнисен карый. Ул чактагы авыл советы рәисе Әнвәр Вәлиев аңа: “Рәхилә, менә сиңа кибет, менә китапханә, үзең сайла”,–ди.

Рәхилә ханым китапханәне сайлый. Ул көннән соң инде 30 ел вакыт узган, ә Рәхилә апа гомере буе китапларына тугры калып, китап сөюче укучыларын шатландырып тора.

Тормышын әнисенә, улына багышлаган бу ханым, китапханә хезмәтен алып барудан тыш, совхозда да эшли, йортында өчәр баш сыер асрый. Авылның балкып торган йолдызы сыман ул. Бер бәйрәмне дә калдырмыйча авыл халкы өчен концертлар оештыра, анда авылдашларын да җәлеп итә. Тавышы да бик моңлы аның. Тормышның күп сынау-ачысын татып, авырлыклар алдында югалып калмаган, алга таба үзендә  яшәргә һәм эшләргә көч тапкан кешеләр шундый моңга ия булалар бит.

Китапханә эшен бик яратып алып бара Рәхилә Ильяс кызы. Балалар, китап яратучылар  белән төрле чаралар уздырып тора. Бөек Җиңү көне уңаеннан махсус почмак, китап күргәзмәсе  дә булдырган. Район үзәк китапханәсе мөдире Татьяна Петухова аның турында күп мактау сүзләре әйтте.

–Рәхилә Ильяс кызы алыштыргысыз хезмәткәр ул. Үзенә йөкләнгән вазыйфаларны җаваплылык белән, җиренә җиткереп үти. Әле бит ул китапханә хезмәтеннән тыш та  бик күп эшләр башкара. Ничек барысына да өлгерә икән, дип мин үзем дә кайчак гаҗәпләнеп куям. Рәхилә Нуриәхмәтова – безнең горурлыгыбыз,–ди ул.

Рәхилә апаның улы Фәнис Казан химия-технология институтының өченче курсында белем ала, кичләрен эшли дә. Ялларда авылга кайтып булыша. Ул әнисенең таянычы, юанычы.

–Аллага шөкер, китаплар кайтып тора, халык укып тора. Җәйләрен авылга кайтучы кунаклар да йөри китапханәгә. Авылыбызда сиксәнгә якын кеше яши, алар барысы да минем китапханә укучылары. Кыш көне, билгеле, китаплар күбрәк укыла. Яңа китапларны беренче үзем укыйм, аннан авылдашларга тәкъдим итәм.

Рәхилә апа үзе дә китапларына охшаган: тыныч, сабыр, ягымлы, бай фикерле. Аның янына эч серләрен бушатырга, киңәш сорарга килүчеләр дә күп икән. Китапханә гел шулай авыл халкы яратып йөри торган мәдәни үзәк булып калсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International