Бу көннәрдә механизаторлар чәчелгән мәйданнарны эшкәртү белән шөгыльләнәләр: чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш алып барыла, акрынлап рәт араларын эшкәртү башлана. Сабан культуралары чәчүдән бушаган техниканың күпчелеге пар җирләрендә эшли башлады. Районда 24 мең гектарга якын пар җире бар. Аларга быел көзге бодай чәчеләчәк. Шуңа да пар җирләрендә чүп үләннәргә баш төртергә ирек бирмәү зарур.”Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары әлеге җирләрдә тәлинкәле (дисклы) тарма белән эшкәртү үткәрәләр.
Районыбыз механизаторлары терлек азыгы хәзерләүгә дә керештеләр.
“КВ-Агро” филиалларында 200 гектардан артык мәйданда арыш һәм 100 гектардан артык күпьеллык үлән сенажга салынды, печән хәзерләү дә бара.