Ачы туфраклы җирләргә известь кертү республика программасы нигезендә башкарыла. Хөкүмәт бу эшләргә акча да бүлеп бирә. Известьлауда бары тик барлык таләпләргә җавап бирерлек техника гына эшләргә тиеш. Шуңа да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татагрохимсервис” вәкилләреннән торган комиссия известьлауда катнашучы техниканы бик җентекләп тикшерде. Быел ике яңа КамАЗ известьлауда беренче сезон эшли. Бу эштә тагын чит илдә җитештерелгән дүрт “Теззе” машинасы катнашачак. Комиссия тракторларның, тагылма агрегатларның, машиналарның әзерлеген яхшы дип бәяләде һәм эшкә керешергә рөхсәт документлары тапшырды.