Анда бизнесның актуаль һәм табышлы юнәлешләренә күзәтү, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы грантлары, отышлы лизинг, бүгенге бизнес үсешендә иҗтимагый оешмаларның роле кебек мәсьәләләр каралачак. Конференциядә “Бизнес-проект 24” компаниясе, “Деловая Россия” иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, Татарстан банклары, лизинг компаниясе катнаша.