ТР буенча Росреестр тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре иң еш сорала торганнардан. Көн саен әлеге ведомство офисларына меңәрләгән кеше мөрәҗәгать итә.
Кагыйдә буларак, теге яки бу мәсьәлә буенча килүчеләр көннең беренче яртысында җыелалар: күпчелек халык әле дә ничек иртәрәк килсәм, эшем шулкадәр тизрәк бетәр дип уйлый. Киресенә юлыккач, вакыт әрәм итүләренә зарланалар.
Әмма, берничә ел элек булганча, кояш белән килеп чират алу кирәк түгел хәзер. Бүген сделкага дәүләт теркәве үткәрү өчен яисә ЕГРП дан мәгълүмат алу өчен документларны иртән һәм эш көннәрендә генә түгел, ә теләсә кайсы сәгатьләрдә һәм шимбә көнне дә тапшырырга була. Чират тормый гына ничек белгечкә эләгергә. Бу турыда ТР буенча Росреестр идарәсенең Әлки бүлеге начальнигы Ләйлә Гаязова сөйли.
–Ләйлә Солтановна, идарәгә мөрәҗәгать итүче кеше өчен вакытын экономияләүнең нинди юллары бар?
–Күп төрле. Әйтик, белгечкә телефон аша язылу. Шулай да мин Интернет мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга киңәш итәр идем. Әйтик, безнең идарә интернет аша “алдан язылу” хезмәтен күрсәтә. Үткән елның мартыннан башлап Интеренет аша идарәнең теләсә кайсы төбәк бүлегенә язылырга мөмкин. Күргәнегезчә, шәхси вакытын кыйммәт санаган һәркемнең өеннән чыкмый, эш урыныннан кузгалмый гына теләсә кайсы белгечкә язылу мөмкинлеге бар.
–Моның өчен нишләргә кирәк?
–Башта идарәнең интернеттагы www.rosreestr.org рәсми сайтында “Предварительная запись” бүлегендә теркәләсе. Шуннан соң хезмәт күрсәтү битендә гариза бирүче һәркем мөрәҗәгетенең максатын, идарәнең документлар бирергә яки әзер документларын алырга теләгән структур подразделениесен (күчемсез милек объектының нинди территориягә каравын исәпкә алып), үзе теләгән вакытны күрсәтергә тиеш. Әгәр кирәкле мәгълүмат кертелсә, система язылып куюны раслаучы талонны бастырып алырга тәкъдим итә. Аны бастыру мәҗбүри түгел, Чөнки Интернет аша язылучылар исемлеге администраторда болай да бар.
–Әгәр гариза бирүче ни өчендер алдан язылып өлгермәгән, әмма аңа документларын бүген үк тапшырырга кирәк булса?
Мондый очракта ул гадәттәге тәртип буенча, ягъни “тере чират” белән мөрәҗәгать итә ала яисә “агымдагы язылу” хезмәтеннән файдалана.
Аның асылы шунда: безгә иртән, әйтик, эшкә кадәр мөрәҗәгать иткән гражданин көннең икенче яртысына язылып куя ала. Ягъни чират көтеп утырмый.
ЕГРП дан оземтә алуга килгәндә, әлеге дәүләт хезмәтен электрон төрдә Росреестрның www.rosreestr.ru порталы аша заказ биреп алырга мөмкин. Шулай итеп, безнең ведомствога килеп торасы да булмый.
Белешмәләр өчен тел.: 2-16-69; 2-13-33.