Татарстанда инженер-техник кадрларның квалификациясен күтәрү башланды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Укырга килүчеләр алдында Казан дәүләт аграр университетыеың тәҗрибәле мөгаллимнәре, төп дилерлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чыгышлар ясыйлар.

 

Уку программасына авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын, шулай ук терлекчелек җайланмаларын файдалану һәм торгызу технологияләре; машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү алымнары; авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик дәресләр кергән.

 

Соңыннан йомгаклау зачетларын уңышлы биргән инженер-механиклар квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык алалар.

 

Курслар 21 гыйнвардан 8 февральгә кадәр өч потокта түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Р. Гареев ур., 62(Ферма-2), тыңлаучыларны теркәү 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр бара. Уку түләүсез.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International