Әлки районында “Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ призына билбау көрәше буенча республика беренчелеге узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

“Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ призларына ( Татарстан билбау көрәше федерациясе дә призлар фондын булдыруга өлеш кертте)  республика беренчелеге 2005-2007 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында үткәрелде. Көрәшчеләр берьюлы ике келәмдә бил алышты. Бу киеренке дә, мавыктыргыч та ярыш булды. Япь-яшь булуларына карамастан, җиңү тәменең дә, җиңелү ачысының да ни икәнен белергә өлгергән үсмерләр көндәшләреннән өстен чыгу өчен  бөтен тырышлыкларын, осталыкларын куеп көрәштеләр. Җиңелүгә дучар булган бәләкәйрәкләре келәмнән күз яшьләре белән китте хәтта. Тренерлары да алардан ким борчылмый. Күбесенең шәкертләрен аталарча кайгыртуы күренеп тора. Келәмгә чыкканчы киңәшләре белән “коралландырып”, көрәш барышында да дөрес юнәлеш бирергә тырышалар. “Моментны эләктер!”, “Аякларыңны бирмә!”, “Күтәреп ал!”, “Эшлә! Курыкма!”, “Артыннан йөрмә!” кебек нәсихәтләр әледән-әле ишетелеп тора. Ара-тирә тренер-секундантлар келәм уртасына яшел һәм зәңгәр төстәге кечкенә шакмакларны (кубик) ташлыйлар. Бу аларның хөкемдар биргән очколар белән риза булмавын аңлата икән. Алышны шунда ук туктаталар. Ярышлар заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән бит. Бөтенесе видеога яздырыла. Бәхәсле мәсьәлә туса, көрәшнең һәр мәлен зур экранлы телевизорлардан кабатлап карыйлар, тикшереп уртак фикергә киләләр. Соңгы сүзне, билгеле, баш хөкемдар әйтә. Бу бәйгедә ул Алексеевскидан Олег Курнашов иде.

 

Районнардан 13-15 кешелек командалар килгән. Бездән исә 48 үсмер көрәште. Алар ДЮСШ тренерлары Илдар Әхмәров, Рәмис Вафин, Алмаз Абдуллин, Фирияз Кашапов шәкертләре. Әлки егет-кызлары арасында призлы урыннар алучылар шактый булды. Ә Дмитрий Елочкин (тренеры Алмаз Абдуллин) һәм Диләрә Шакирова (Илдар Әхмәров) үз авырлыкларында җиңү яуладылар.     

Кунакларның фикерләрен белергә теләп кемгә сүз кушсак та, ярышларның оештырылуыннан да, хөкемдарлар эшеннән дә канәгать булуларын әйттеләр.

–Әлкигә беренче генә килүебез түгел. Биредә кунакчыл каршылыйлар, шартлар да әйбәт. Алинә Кабаева исемен йөрткән заманча спорт комплексыгыз да ни тора. Без өч тренер 13 баланы алып килдек. Күз тимәсен, әйбәт көрәшәләр. Медальләрнең төрлесен алырбыз дип өметләнәбез,–ди Лаеш районыннан килгән Илнур Гарипов.

Мөслим районы командасы җитәкчесе Илдар Сәетгалиев тә аның сүзләрен җөпләде. Аксубайдан Илдус Вафин:

–Биредә ярышларны оештыра беләләр. Барысы да югары дәрәҗәдә. Сезнең ДЮСШ җитәкчесе Рәмис Вафин молодец. Ә мин биредә җанатар. Ярышка улым Ильясны алып килдем. Көрәшне малайлар өчен бик кирәкле спорт дип саныйм,–дип сөйләде.

 

Келәмнәрдә бил алыш иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Ярышларны ачу тантанасында яшь көрәшчеләрне сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова: “Мин һәркайсыгызга уңышлар телим. Әмма ярышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. Иң мөһиме, имгәнмәгез, җәрәхәтләр алмагыз. Барыгызга да өйләрегезгә исән-имин кайтып җитәргә булсын”,–дигән иде.

 

Бераз гына бәрелүләр булды инде. Батыр ярасыз булмый, диләр бит. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең шәфкать туташы  Фирдәвес Шәйхетдинова һәм район үзәк хастаханәсеннән килгән Гүзәл Сафина, авыртуны баса торган дарулар сиптереп, салкын куеп торып, көрәшчеләрне бик тиз сафка бастырдылар. Шөкер, җитди бәрелү-сугылулар булмады. Ярышка килгән һәркем исән-сау өенә кайтып китте.

 

Ярышларны “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖ инвесторы вәкиле Александр Дербенев һәм ТР Билбау көрәше федерациясе спорт директоры Владислав Васильев та күзәтеп тордылар. Якташыбыз РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга спортның бу төрен үстерүгә керткән өлеше өчен Халыкара Билбау көрәше федерациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Төрле авырлык категорияләрендә җиңү яулаган малайлар һәм кызларга медальләр, дипломнар, акчалата призлар тапшырылды. Бүләкләр саллы: беренче урын яулаучыларга – 3 әр мең сум, икенче урынга – 1,5 мең сум, өченче урынга 700 сум.

 

Команда зачетында җиңү пъедесталының иң югары баскычына әлкилеләр күтәрелде. Икенче урында – Мөслим, өченче – Нурлат көрәшчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International