23 гыйнвар көнне Хузангай авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре П.П. Хузангайның 112 еллыгына багышланган тематик чара үткәрделәр. Чара барышында укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Чара матур видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды.