Татарстаннан Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX юбилей съездында 25 делегат булачак. «Болар - КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, шулай ук Авыл хатын-кызлары (фермерлары) берлеге һәм Аграр ревизия берлеге вәкилләре», – дип аңлатты Байтемиров.
Делегациянең ахыргы төгәл составын Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XIX съезды раслаячак, ул 31 гыйнварда уза.
Белешмә өчен:
Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXX юбилей съезды 19-20 февральдә Мәскәү мэриясе бинасында узачак. Форумда катнашучылар фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү проблемаларын караячаклар. АККОР съезды эшендә илебезнең барлык төбәкләреннән 800ләп делегат, федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы