Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенков С. М. исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее”нда Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чара узды.
Чарада Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 «А» сыйныфы укучылары катнашты. Музей хезмәткәрләре Ленинград блокадасының фаҗигале тарихы, Ленинградны фашист илбасарларыннан саклаган һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән райондашлар турында сөйләделәр, музей фондындагы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар.
Балалар Ленинград блокадасын "зур" җир белән тоташтыручы бердәнбер юл турында сөйләүче “Тормыш юлы” фильмын карадылар, блокада көннәрендә композитор Д. Шостаковичның «7 симфония» сеннән өзекләрне тыңладылар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның бөтен дөньяга танылган көндәлеге белән таныштылар. Легендар Ленинград метросында һәлак булганнарны һәм ачлыктан вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара кунагы-Родионова Роза Разак кызы- Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән әти-әнисенең һәм Ленинград блокадасында янгын сүндерүче булып эшләгән, Ленинград өчен оборона сугышында катнашкан каенатасы Родионов Андрей Антоновичның хатирәләре белән уртаклашты.
Балалар өчен шулай ук танып-белү викторинасы һәм музей буенча экскурсия үткәрелде