24 гыйнвар көнне Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортында "Ленинград - герой шәһәр” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның рәсемнәре дәһшәтле еллар тормышының иң төрле якларын үз эченә ала. Биредә фронт сызыгы булган каһарман Ленинград, сугыш юллары, Бөек Ватан сугышы геройларының портретлары, турыдан-туры гамәлдә булган эпизодлардан өлешләр башкарылган, сугышчыларның көндәлек тормышы, дошманның безнең җиребездә кылган явызлыклары сурәтләнә.