Кышкы ут

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Алпар авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Кышкы ут" дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Анда Иске Чаллы һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм, әлбәттә инде, алпарлылар үзләре катнашты. Кичә бер сулышта узды. Уеннар, биюләр һәм җырлар бер-берсен алыштырып кына торды. Катнашучылар җылы атмосферада аралаштылар, бер-берсен якыннанрак белделәр. Барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Рифат Садыйков һәм Ринас Шиһапов башкаруындагы җырлар кичәне тагын да ямьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International