Районыбызның Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы хатын-кыз ветераны Разия апа Гатауллина вафат булды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Әлморзада яшәгән Разия апага былтыр мартта 95 яшь тулган иде. Үзен юбилее белән тәбрикләргә килгән район җитәкчеләрен, авылдашларын ул ачык зиһен, көр күңел белән каршылады. Әле яшьлегеннән калган тальян гармунында уйнап, җырлап та күрсәтте. 1943 елда фронтка алынуын, Украинада, Белоруссиядә зенитчылар батареясында хезмәт итүен, Җиңү көнен Польшада каршылавын искә алып сөйләгән иде. Соңгы көненәчә ислам кануннары буенча яшәгән, намазга баскан саен илгә тынычлык, һәркемгә саулык теләгән хөрмәтле ветераныбыз Разия апаның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International