Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча чемпионнар, призерлар һәм тренерларны бүләкләү булды. Чемпионнарга бүләкләрне Татарстан Билбау көрәше (спортивной борьбы на п.) федерациясе Президенты, республика Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәров һәм аның шәкерте Регина Нурутдинова да бар.