Республиканың 18 районыннан авыл яшьләре " SUNNYФЕСТ “фестиваленә җыелды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Фестивальдә безнең республиканың 18 районыннан һәм Россиянең ике регионыннан авыл яшьләре катнашты. Конкурс кагыйдәләре буенча командаларга гадәти булмаган, куркынычсыз  чаналар ясарга, оригиналь костюмнар кияргә һәм тауда төшәр алдыннан кечкенә генә чыгыш ясап алырга  кирәк иде.

«Как по маслу!» номинациясендә (таудан иң тиз төшү) - 1 нче урынны «Легенда Тартарии» командасы (Питрәч районы) алды, 2 нче урында – «Ветерок» командасы, 3 нче урында – «Дракоша» (Чистай районы).

«Докатились!» номинациясендә (иң озын таудан төшү) - 1 нче урынны «Веселушки» командасы («Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ) алды, 2 чне урында – «Оба-на!» командасы (Чистай районы), 3 нче урында – «Феечки на саночках» командасы (Алексеевск районы).

«Где это видано» номинациясендә (иң оригиналь чаналар) - 1 нче урынны «Богатыри» командасы (Мамадыш районы) алды, 2 нче урында – «Безумный макс» командасы (Мамадыш районы), 3 нче урында – «МаксСтрой» командасы (Азнакай районы).

Тамашачылар мәхәббәте призын Апас районыннан «сАМОкат» тракторы, Мамадыш районыннан «VillageСани» һәм Чистай районыннан «Әкият патруле» командалары яулады.

Һәр номинациядә призерлар җиңүче дипломнары, истәлекле бүләкләр һәм 10, 8 һәм 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль көне гадәти булмаган чаналар, халык һөнәрләре ярминкәсе белән генә түгел, ә бәлки балалар һәм авыл яшьләре өчен чын —чынлап истә калырлык бәйрәм булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International